Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең полиция хезмәткәрләре беренче яртыеллыкка йомгак ясады. Ел башыннан 3 869 җинаять теркәлгән. Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү (25 теркәлгән), көчләү (5 теркәлгән), талау (16 теркәлгән), урлау (62 теркәлгән), фатирга үтеп керү белән урлашу (6 теркәлгән), шулай ук автотранспорт чарасын урлап алып китү (4 теркәлгән) ачыкланган. Процент чагылышында ачылыш саны 41гә җитә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шәһәрдә аңлы рәвештә кеше үтерү һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү, талау һәм мошенниклык саны кимегән. Шулай ук җәмәгать урыннарында һәм урамнарда кылынган җинаятьләр саны да кимегән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре икътисади юнәлештәге 300 дән артык җинаятьне ачыклаган, наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 400 дән артык җинаять ачыкланган, 7 берәмлек утлы корал законсыз әйләнештән алынган. 245 юл һәлакәте теркәлгән.

Мең ярымнан артык урлашу очрагы теркәлгән. Статистика күрсәткәнчә, иң популяр урлау предметы буларак кәрәзле телефон тора. 407 очрак нәкъ менә шуның бәйле. Аннан соң Россия рубльләре һәм сәнәгать товарлары бер үк төрле кызыксыну уята – 98 факт, азык-төлек продуктлары - 48 эпизод.

Элеккечә актуаль тема булып дистанцион мошенниклык һәм урлау кала. Ел башыннан банк счетларыннан 542 мошенниклык һәм 478 урлау очрагы телефон элемтәсе һәм Интернет челтәре ресурсларын кулланып кылынган. Гражданнарга 135 млн. сумнан артык матди зыян китерелгән.  

Төп күрсәткечләр буенча Яр Чаллы полициясе эшчәнлеге нәтиҗәлелеге уңай бәяләнде. Биш полиция хезмәткәре Башкарма комитет җитәкчесенең хезмәт вазыйфаларын үтәүгә намуслы караулары һәм югары нәтиҗәләргә ирешүләре өчен Рәхмәт хаты, Чаллы финанс бүлекчәсе коллективының казанышлары республика Эчке эшләр министрлыгы дипломы белән бүләкләнде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсе башлыгы Надир Закиров эчке эшләр органнарының 14 иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Чара барышында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы узды. Чаллы табибларының тырышлыгын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин югары бәяләде. Аның исеменнән Рәхмәт хатларын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы полиция башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Марат Айдаров тапшырды.

Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да котлауларга кушылдылар һәм Башкарма комитетның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Александр Николаев, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев, шәһәр йогышлы авырулар хастаханәсе баш табибы Ришат Ногманов, 2нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Азат Фәтхетдинов һәм сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резедә Мәүлетовага һәм алар җитәкләгән коллективларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Сишәмбе, 13 июль 2021, 16:57