Мы в социальных сетях

Яр Чаллыга яңа коронавирус инфекциясеннән 96 245 доза вакцина килде. Беренче компонент белән 92 448 кеше вакцинацияләнгән, бу планның 37,4% ын тәшкил итә, икенче компонент 59 289 кеше. Әлеге мәгълүматларны аппарат киңәшмәсендә сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова хәбәр итте: "Кичә «Спутник V» вакцинасы килде. Вакцинацияне дәвам итәбез. Шәһәрдә вакцинациядән өзлегү очраклары теркәлмәгән", - дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең 3 038 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 578,2 тәшкил итә, бу уртача республика күрсәткеченнән 6,7%ка түбәнрәк. 126 кеше медицина күзәтүе астында, 8 894 кеше күзәтүдән төшерелгән.

"Мөрәҗәгатьләрнең дәрәҗәсе тотрыклы кала, атна көннәре буенча гына кайбер үзгәрешләр бар. Вакытлыча йогышлы авырулар госпитальләре штат режимында эшләвен дәвам итәләр. Госпитальләрдә шәхси саклану чаралары һәм дару препаратлары бар", - дип билгеләде Айгөл Борһанова.

Бүген Чаллыда ике провизор госпитале  – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм 5 нче шәһәр хастаханәсе эшли.

Дүшәмбе, 19 июль 2021, 08:52