«Энергетик» мәдәният сарае янында һәм Студентлар урамы тукталышында Ватан - ана мемориаль комплексы янында яңа композицияләр барлыкка киләчәк. Алар аеру полосасында тирә-юньне бизәү өчен урнашачак.
Проектлау белән «Горзеленхоз» ландшафт дизайнерлары, рельеф үзенчәлекләрен, бу аномаль эссе җәйнең һава шартларын, яшелләндерү буенча ГОСТларны һәм СНИПларны исәпкә алып шөгыльләнәләр.
Клумбаларда 20 меңнән артык чәчәк – петуния, бархатцалар, каллалар утыртылачак. Бу таләпчән булмаган һәм матур үсемлекләрнең чәчәк ату чоры җәй буена сузыла, шуңа күрә алар шәһәр халкын көзгә кадәр чәчәк атуы белән сөендерәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 27 июль 2021, 10:37