Мы в социальных сетях

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең мактаулы гражданины, танылган Чаллы спортчысы Фирая Солтанова-Жданова очрашты. Ул Наил Мәһдиевка узган ял көннәрендә Яр Чаллыда узган Кама ярыммарафоны өчен рәхмәтен белдерде. Спортчы үзе дә анда катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Фирая Солтанова-Жданова – җиңел атлетика буенча Татарстанның һәм Россиянең атказанган спорт остасы, ул озын дистанцияләр һәм марафоннарда йөгерә торган булган. 1996 елгы Олимпия уеннарында ул 10 000 метр дистанциядә ярышкан. Ул - Россиянең Атказанган спорт мастеры.

Спортчы «Яр Чаллы» спорт мәктәбендә шөгыльләнгән, укытучысы - РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин булган. РСФСР һәм Татарстан Республикасының Атказанган физик культура буенча тренеры Миңнулла Чинкин Яр Чаллыда җиңел атлетика мәктәбенә нигез сала, 1983 елдан 1989 елга кадәр марафон йөгереше буенча СССР җыелма командасын җитәкли. Аның укучылары арасында - Олимпия чемпионы Гөлнара Галкина-Сәмитова, Олимпия уеннарында катнашучылар  – Равил Кашапов, Фирая Солтанова-Жданова, халыкара ярышлар һәм ил чемпионатлары җиңүчеләре һәм призерлары - Валентина һәм Юрий Стариковлар, Елена Бикулова, Фәридә Зарипова, Алексей Макаров һәм башкалар.

Фирая Солтанова-Жданова «Яр Чаллы» спорт мәктәбен РСФСРның атказанган тренеры Миңнулла Чинкин исеме белән атарга тәкъдим итте.

«Яр Чаллы минем өчен туган шәһәрем. Мин әле дә Миңнулла Чинкинның тормыш иптәше - Зәйтүнә ханым белән аралашам. Без аның белән спортчының СССР чорындагы костюмын шәһәрнең тарих һәм туган якны өйрәнү музеены тапшырдык. Реставрация таләп итә торган тагын бик күп бүләкләр, кубоклар бар, алар да музейда урын алачак. Анда спорт почмагын киңәйтәсе килә, хәзер ул кечкенә, аны арттырырга кирәк, безнең спортчыларыбыз моңа лаек», – диде Фирая Солтанова-Жданова.

Наил Мәһдиев танылган спортчыга Яр Чаллыда җиңел атлетика үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде һәм аның тәкъдимнәре каралачагын билгеләп үтте. 

Җомга, 13 август 2021, 13:34