Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Галина Васильевна Усольцеваны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Аңа Россия Президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды.

Галина Васильевна Пермь өлкәсенең Октябрь районы Вайшта авылында туа. 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли. Сугыштан соң фермада кладовщик була. 1950 елда гаиләсе белән Башкортстанга күчеп китә. 1952 елда кияүгә чыга, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның тугыз оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. 1974 елда Яр Чаллыга күченә. Пенсиягә чыкканчы ПРЗда эшли.

«Ана даны», «Хезмәттәге батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Галина Васильевнаны юбилее белән Автозавод районы хакимияте һәм Ветераннар советы котлады.

Җомга, 13 август 2021, 14:28