Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда дүрт меңенче (ел башыннан) шәһәр гражданины туды. Ул - 10 августта  Марат Тәлгать улы һәм Оксана Владимировна Гыйләҗетдиновлар гаиләсендә туган малай. Уллары Рөстәм - гаиләдә икенче бала.

Яңа туган баланы тантаналы рәвештә каршы алуда шәһәр мэры Наил Мәһдиев та катнашты.

Безнең зур гаиләдә - зур бәхет! Ярты миллионлы шәһәрдә Рөстәм исемле яшь чаллылы туды. Бу, һичшиксез, ата-аналар өчен дә, безнең өчен дә якты вакыйга. Бала туган гаиләдә  мәхәббәт бар. Бәхетле яшәгез, гаиләгездә тынычлык, татулык хөкем сөрсен", – дип котлады ул.

Наил Мәһдиев туу турында таныклык, сабыйга автокресло һәм Гыйләҗетдиновларның олы улы Шамилгә бүләк тапшырды.

Җомга, 13 август 2021, 17:21