Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Имин сыйфатлы юллар» федераль программасы кысаларында эшләр дәвам итә. Шамил Усманов урамындагы юл участогын төзекләндерү 97%ка башкарылган. Бу хакта “эшлекле дүшәмбе” вакытында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте.


"Бүгенге көндә Шамил Усманов урамын төзекләндерү эшләре 97%ны  тәшкил итә. Объектны, тәлап ителгәнчә, 30 августта тапшырырга әзербез. Контракт буенча дата 12 октябрьдә билгеләнгән. Без тиз темплар белән эшлибез", - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, әлеге урамда 1,5 км озынлыктагы юл участогы ремонтлана, 350 парковка урыны төзекләндерелә, 205 яңа юл билгесе, 10 ясалма тигезсезлек һәм 45 тышкы яктырту баганалары куела.



Дүшәмбе, 16 август 2021, 09:16