Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Лемуза Нафигуллина эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен контрольдә тоту буенча эшнең ничек дәвам итүе турында сөйләде.

«Сәүдә челтәрләре, сәүдә предприятиеләре, җәмәгать туклануы нокталары, сәнәгать предприятиеләре, медицина оешмалары тикшерелә. Моннан тыш, чит илләрдән кайтучыларның агымы контрольдә тотыла, бу атнада коронавируска ПЦР-тест тапшырмаган физик затларга 2 беркетмә төзелде. Ковидка каршы чараларны үтәү буенча эшне дәвам итәбез», - дип билгеләп үтте ул.

Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев хәбәр иткәнчә, хәзер дәвалау оешмаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче кешеләр саны арту күзәтелә. Авыруның таралуына юл куймас өчен шәһәрдә штат режимында эш дәвам итә: битлекләр киюне контрольдә тотудан тыш, яшәү урыны буенча поликлиникаларда вакцинация дәвам итә, «Омега» сәүдә үзәгендә, шәһәр предприятиеләрендә күчмә бригадалар эшли. Шәһәргә барлыгы 121 645 доза вакцина кайтты, беренче һәм икенче компонент белән прививкалар план буенча үткәрелә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, вакытлар узу белән эпидемиологик хәл яхшырмый, дип билгеләп үтте. «Бүген шәһәребезнең прививка ясатмаган гражданнары ешрак һәм көчлерәк авырый. Болар барысы да гражданнар күпләп җыела торган урыннардагы элемтәләрдән. Профилактика чараларын, шәхси саклану чараларын үтәүгә хокук саклау, контрольдә тотучы органнарның игътибары аерым булырга тиеш. Без юкка гына 5 нче шәһәр хастаханәсен янәдән ковид госпитале режимына күчермәдек. Вакциналар җитәрлек, вакцинациягә комачаулаучы шартлар юк», - диде ул.

Дүшәмбе, 16 август 2021, 09:23