Яр Чаллыда кадрлар үзәгенә ел башыннан бирле 8 472 эш эзләүче мөрәҗәгать иткән, 1 473 кеше эшсез сыйфатында исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52%ны тәшкил итә (ТР буенча – 0,88%).
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 9 196 вакансия бар, шәһәрнең 1 134 предприятиесе «Рәсәй эше» порталында теркәлгән.
Ел башыннан бирле эшсезлек буенча пособие өчен 110 млн 892 мең сум тотылган, ел башыннан 6 610 кеше эшкә урнаштырылган. Әлеге мәгълүматны бүгенге “эшлекле дүшәмбе” вакытында Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова җиткерде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 16 август 2021, 10:30