Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераннары Наталья Сергеевна Дорофеева һәм Людмила Григорьевна Абзянова 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев исемнәреннән район хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.

Наталья Сергеевна Яр Чаллы шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Элеваторда эшли. 1952 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Санэпидстанциядә эшләде. Ире белән бергә ике бала үстергәннәр, ветеранның ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар.  «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Людмила Григорьевна ТАССРның Чистай районы Кече Талкыш авылында туа. Урта мәктәпне, аннары медицина училищесын тәмамлый. Сугыш елларында фельдшер булып эшли. 1951 елда кияүгә чыга. 1968 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы туберкулезга каршы диспансерның балалар бүлегендә эшли. Ике бала тәрбияләп үстергән, ветеранның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 16 август 2021, 14:47