Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган ял көннәрендә «Волейбол шәһәре» проекты кысаларында пляж волейболы буенча турнир узды. Турнир ике форматта узды: ир-атлар һәм «МИКСТ» (ир-ат + хатын-кыз) командалары арасында. Барлыгы 18 команда катнашты.

«70+» ирләр турниры йомгаклары буенча өченче урынны «Минотавры-2» командасы яулады (Йосыпов А. / Вафин Р.), икенче урынны «Союз» командасы (Низамов И. / Паненко Р.). Ир-атлар турнирында Можга шәһәре командасы җиңде (Усманов Р./ Хәлиуллин Р.).

«МИКСТ 70+» турниры нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Пельмени» командасы яулады (Кудрявцев А. / Охотникова О.), икенче урынны «Взлёт» командасы (Җәләлов Р. / Краснова И.). «МИКСТ 70+» турнирында «Колобки» командасы җиңде (Алпитаров Р. / Исламова В.), алар барысы да Чаллыдан.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде. Бүләкләү тантанасын Федерациянең башкарма директоры Сергей Волобуев үткәрде. Ярышларның баш хөкемдары Сергей Кохановский һәм Федерациянең җаваплы секретаре Альбина Әхмәдиева.

Ярышлар Физик культура һәм спорт идарәсе ярдәме белән Яр Чаллы шәһәре волейбол Федерациясе, «Союз-регион» Компанияләр Төркеме генераль директоры, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Волейбол федерациясенең Попечительләр советы рәисе Андрей Ляпунов тарафыннан уздырылды.

Дүшәмбе, 16 август 2021, 15:05