Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел әлеге программа буенча дүрт йорт төзелә. Аларның икесендә эшләрнең үтәлеше 60 проценттан артып киткән инде.

216 фатирлы 63/16 торак йортта эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, тәрәзәләрне монтажлау, бизәү эшләре бара. Эшләрнең гомуми үтәлеше 64% тәшкил итә.

63/20 торак йорт 88%ка әзер. 409 фатирлы йортта эчке һәм тышкы инженерлык челтәрләрен урнаштыру, бизәү эшләре дәвам итә.

Киләсе елда тагын ике социаль ипотека йорты төзеләчәк. Хәзерге вакытта 63/02 һәм 63/03 адресы буенча һәрберсе 170 фатирга исәпләнгән ике йортта субай сугу эшләре башкарыла.

Чәршәмбе, 18 август 2021, 08:43