Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Комсомол районында, М. Бибишев исемендәге паркта "Безнең ишегалды - игелекле күршеләр" дип исемләнгән бәйрәм узды. 

Чарада муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Шәһәр Советы депутатлары Альберт Петров, Виталий Агапов, Сергей Хлебников катнашты.

Микрорайонда яшәүчеләр өчен концерт һәм балалар өчен уен программасы оештырылган иде. Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев ,булышлыгы белән ярдәмгә мохтаҗ 45 гаилә балалар товарлары кибетенә сертификатлар алды.

"Дружба", "Квартал", "Счастливый" ТИҮ рәисләре шәһәрдәшләрне бәйрәм белән котладылар, активистларга һәм булачак беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм микрорайон халкын берләштерде һәм барлык катнашучыларга да кич буена уңай эмоцияләр бүләк итте. Халык белән киләсе очрашу инде бүген үк Замелекесье поселогының 21/33 йорты ишегалдында узачак.  

Чәршәмбе, 18 август 2021, 09:41