Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

40 комплекста узган бәйрәм чарасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Ул «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында ремонт ясалган комплексны карап узды, шәһәрдәшләр белән аралашты һәм аларны ишегалды бәйрәме белән котлады.

«Безнең матур шәһәребездә менә шундый җылы бәйрәмнәрне үткәрү күркәм традициягә әверелде. Кайвакыт тирә-юньгә күз салырга һәм шәһәребезнең ничек матур булуын күрергә вакыт юк. Соңгы елларда без шактый актив рәвештә юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, театрлар төзибез. Пандемия белән бәйле кыенлыкларга карамастан, узган ел татар драма театры файдалануга тапшырылды, быел «Мастеровые» рус драма театры төзелә башлады. Быел, күп еллар эчендә беренче тапкыр, берьюлы ике мәктәпне сафка бастырабыз. Аларның берсе Замелекесье районында, икенчесе Чулман проспектында урнашкан. Аларның төзелеше 3 млрд сумга төште. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов инициативасы белән 2020 елдан "Безнең ишегалды" программасын гамәлгә ашыру башланды. Узган ел без 131 ишегалдын тәртипкә китерә алдык. Быел 88 ишегалдын ремонтлыйбыз. 2024 елга кадәр шәһәрнең барлык ишегаллары матурланачак. Без бу бурычны үзебез өчен билгеләдек. 40 комплекс нәкъ менә шушы программа ярдәмендә ремонтланды», - диде шәһәр мэры һәм чаллылыларга нык сәламәтлек һәм яхшы кәеф теләде.

Мэр төзүчеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәтен белдерде, шулай ук халыкны ишегалды милкенә сакчыл карарга чакырды. Чаллылылар шәһәр җитәкчелегенә сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр һәм җаваплар алдылар.

Шулай ук шәһәр хакиме янәшәдә урнашкан кортка да игътибар итте. Ул “Яшүсмер” үзәгенеке. Аны ремонтлау мәсьәләсе күтәрелде. Финанслау чыганакларын эзләү башланды.

Чәршәмбе, 18 август 2021, 16:18