Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Экология» милли проектын хуплап, 6 сентябрьдә «Чиста ил» автойөреше старт алачак. Тулаем алганда, чүп ташучы автомобильләр автоколоннасы Мәскәүдән Екатеринбургка кадәр өч мең чакрым ара узачак. Аның юлы 9 шәһәр аша узачак. Яр Чаллы катнашучыларны 20 сентябрьдә кабул итәчәк, монда «Гринта» калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор ярдәмендә тулы бер чаралар сериясе планлаштырылган.

«Чиста ил» ассоциациясе автойөрешне инде икенче тапкыр уздыра. Быел автойөреш картасында яңа нокта – Яр Чаллы шәһәре. Кунаклар өчен барлык кеше дә катнаша алырдай чаралар планлаштырылган.

Ачык экодәрестә урта сыйныф укучыларына калдыкларны төрләргә аеруның ни өчен кирәклеге, «честный пластик»ның нәрсә икәнлеге һәм нинди төргәкләрдән бөтенләй баш тартуың яхшырак икәнлеге турында сөйләячәкләр. Ә бу белемнәрне ныгытыр өчен, балаларга бүләккә «Мусор – дело собирательное» дигән яңа китап, шулай ук «Гринта» ярдәмендә нәшер ителгән басмалар биреләчәк.

Өлкән сыйныф укучылары өчен плоггинг-йөгерү планлаштырылган, ярыш барышында катнашучылар аерым территориядә чүп-чар җыячаклар. Студентлар фильм караячак, ә аннан соң экспертлар белән экологик проблемаларны хәл итү мөмкинлекләре турында фикер алышачаклар. Экохоккей уены вакытында халыкка нинди калдыкларны эшкәртергә мөмкин булуын, ә кайсыларын эшкәртеп булмаганлыкны аңлатачаклар.

Шулай ук шәһәрдә узачак техника күргәзмәсендә заманча чүп ташу автомобильләренең мөмкинлекләре дә күрсәтеләчәк. Ә чараның иң кечкенә кунаклары әлеге уникаль машина руле артында утыра алачак. Шул ук вакытта шиналар җыю оештырылачак, шуннан соң алар эшкәртүгә китәчәк.

Чәршәмбе, 18 август 2021, 12:24