Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы территориясендә 21 августтан 26 августка кадәр урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс) сакланачак.

Татарстан Республикасы территориясендә фаразланган метеорологик шартларны исәпкә алып, табигать янгыннары чыганаклары барлыкка килү, утның торак пунктларга, торак йортларга, хуҗалык һәм дача корылмаларына, шулай ук икътисад объектларына таралу ихтималы зур.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта «112» номерына мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр, кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә. ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Җомга, 20 август 2021, 14:28