Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 16 942 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның 8 593е эш эзләүче сыйфатында исәпкә куелган. Исәпкә алынганнар арасында 58,1% хатын-кызлар, 16-29 яшьтәге яшьләр - 24,2%, үз теләкләре белән һәм хезмәткәрләр инициативасы буенча эштән азат ителгәннәр 45,8% тәшкил итә.

Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итә. Эшсез сыйфатында 1 475 кеше исәптә тора. Бүгенге көндә мәгълүматлар базасында 9 218 вакансия бар.

«Рәсәй эше» кадрлар үзәгендәге иң күп вакансияләр тәкъдим итүче оешмалар: пресс-рама, автомобиль, тимер һәм кою заводлары, двигательләр заводы, КАМАЗ Логистик үзәге, КАМАЗ Генераль дирекциясе, «Домкор Строй»,  автомобиль юллары предприятиеләре, Челны-Бройлер, «Ремдизель», «ЗТЭО», «РИАТ», «Сатурн» һәм башка предприятиеләр урнашкан. Мәгариф һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләре кирәк.  

«Рәсәй эше» кадрлар үзәге дәүләт хезмәтләре күрсәтә һәм түбәндәге чаралар оештыра: халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү буенча чаралар, эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр сайлауда ярдәм итү, профориентация, һөнәри белем бирү һәм квалификация күтәрү, социаль адаптация, психологик ярдәм күрсәтү, юридик ярдәм күрсәтү, вакансияләр ярминкәсе, социаль контракт төзү тәртибе турында мәгълүмат бирү.

Тулырак мәгълүматны колл-үзәк телефоны буенча 52-47-10, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтенең социаль челтәрләренең рәсми сайтында һәм битендә алырга мөмкин:

http://challytrud.ru/

https://vk.com/chelny_czn

https://www.instagram.com/chelny.czn

«Рәсәй эше» порталында эш табарга һәм резюмеларны урнаштырырга, эш эзләүчеләрне табарга һәм вакансияләрне урнаштырырга мөмкин.

Җомга, 20 август 2021, 14:36