Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Яр Чаллыда «Мастеровые» рус драма театрының төзелеш мәйданчыгында киңәшмә үткәрде.

«Яр Чаллыда «Мастеровые» театрының төзелеш мәйданчыгында чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрдем. Объектта 142 кеше эшли. Хәзерге вакытта ябу плитәләре, югары катлардагы монолит вертикаль конструкцияләр урнаштыру, түбән катларның тышкы стеналарын кирпеч белән салу, җылылык челтәрләрен урнаштыру эшләре бара», - дип хәбәр итте парламентарий.  

Киңәшмәдә заказ бирүченең һәм подрядчының җаваплы вәкилләре - ТР Төп инвестицион төзелеш идарәсе, Татинвестгражданпроект, подрядчы оешма, шәһәр хакимияте вәкилләре катнашты.

«Объектны финанслау белән бернинди авырлыклар да тумый. Федераль бюджеттан - 520,4 млн сум, республика бюджетыннан - 276,9 млн сум бүлеп бирелгән. Минем округымда иң зур социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшне дәвам итәчәкмен», - диде Әлфия Когогина.

«Мастеровые» рус драма театры өчен яңа бина «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелә. Ике ел дәвамында төзелешкә федераль бюджеттан 1 млрд 80 млн сум, республика бюджетыннан 750 млн сум акча юнәлдереләчәк.

Җомга, 20 август 2021, 17:00