Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераннарын 90 яшьлек юбилейлары белән котладылар.

Анна Яковлевна Уразаева ТАССРның Алабуга районы Сетяково авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. 1952 елда Бөек Ватан сугышы ветераны  Степан Иванович Уразаевка кияүгә чыга. 1972 елда гаилә Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Анна Яковлевна ашханәләр һәм рестораннар трестында эшли. Ире белән бергә 3 бала үстергәннәр, 6 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

Анна Яковлевна Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне, «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Ветеранга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров һәм шәхсән үз исеменнән Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева һәм ТИҮ рәисе Мәрьям Мостафина котлау һәм бүләкләр тапшырдылар.

Анастасия Михайловна Симашева ТАССРның Зәй районы Фёдоровка авылында крестьян гаиләсендә туа. 1938 елда беренче сыйныфка укырга керә, 7 сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле эшләр башкарырга туры килә. Орлыклар да җыя, урман да кисәргә туры килә. Сугыштан соң, 1951 елда кияүгә чыга. 1971 елда юбиляр Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.Унбиш ел ПОПАТта кондуктор булып эшли. Аннан лаеклы ялга чыккан.

Ветеран «1941-1945 елларда хезмәттәге батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районы хакимияте юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Радуга» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Флюра Вафина да кушылды.

Дүшәмбе, 23 август 2021, 16:21