Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итү уңаеннан тематик чаралар оештырылды.

«КАМАЗ» мәдәният сарае мәйданында шәһәр халкын һәм кунакларын мәдәният сарае артистлары һәм «Челны Топ-13» шәһәр иҗат проекты финалистлары концерт программасы сөендерде. Барлык теләүчеләр өчен «Живая традиция» декоратив-гамәли сәнгать һәм һөнәрчелек үзәге белгеченнән РФ флагының төс гаммасында брошка ясау буенча мастер-класс һәм фотозона оештырылды. 

1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае территориясендә «Веселый ветер» концерт мәйданчыгы «Все флаги в гости к нам» дигән мини-викторина һәм мастер-класс белән узды. Монда яшь чаллылылар үзләре өчен бик күп яңалыклар ачтылар һәм кул эшләнмәләре ясый алдылар.

Җиңү паркында «Заман» һәм «Орион» яшьләр үзәкләре оештырган акцияләр узды. Яшьләр үзәкләре белгечләре чаллылыларга Россия флагын символлаштыручы триколор тасмаларын тараттылар.

Социаль челтәрләрдә 2 нче балалар сәнгать мәктәбе һәм 3 нче балалар музыка мәктәбе укучылары Россия Федерациясенең Дәүләт флагы турында мәгълүмати ролик һәм бюллетень урнаштырдылар.


Дүшәмбе, 23 август 2021, 16:37