Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

30 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәрендә коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар узачак. Анда катнашу өчен коммерцияле булмаган оешмалар җитәкчеләре, бухгалтерлары һәм хезмәткәрләре һәм кызыксынган затлар чакырыла.

«Президент грантлары конкурсларында катнашу һәм җиңү мөмкинлекләре» семинарын РФ Президенты грантлары фонды генераль директоры киңәшчесе Владимир Татаринов Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәгенең Сәүдә - Сәнәгать палатасы бинасында Ш.Усманов ур., 122 (49/20) адресы буенча уздырачак.

Семинарны оештыручылар - РФ Президенты грантлары фонды, ТР Иҗтимагый палатасы, ТР Икътисад министрлыгы, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, «Горизонт» социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәге, Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәгенең Сәүдә - Сәнәгать палатасы.

Семинар программасы өч сәгатькә исәпләнгән. Яр Чаллы шәһәрендә семинарга теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://optat.timepad.ru/event/1792590/.

Президент грантлары фонды конкурсында катнашу өчен гаризалар 2021 елның 15 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашучылар үзләре белән экспертиза үткәрү өчен проектларын алып килә алалар. 

Сишәмбе, 28 сентябрь 2021, 16:24