Мы в социальных сетях

Бөек Ватан сугышы ветераны Җәүһәрия Вәлимөхәммәт кызы Хөснуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул ТАССРның Чистай районы Яуширмә авылында туа. Сугыш елларында туган авылында хезмәт куя. 1963 елда ветеран Казанга китә, анда авиация заводында эшли. Соңрак Нурлат шәһәрендәге мәктәп директоры, Ставрополь краеның Солнечнодольск поселогында ГРЭС төзелешендә электрчы була. Яр Чаллыга 1974 елда күченә. Пенсиягә чыкканчы «Татгипроводхоз» предприятиесендә инженер булып эшли.

Җәүһәрия Вәлимөхәммәт кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветеранны РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга ТИҮ рәисе Александр Афанасьев та кушылды.

Чәршәмбе, 3 ноябрь 2021, 16:49