Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дөрия Гариф кызы Гомәровага 95 яшь тулды. Ул ТАССРның Тукай районы Суыксу авылында туа. Сугыш елларында туган авылында интернатта тәрбияче булып эшли. 1969 елдан пенсиягә чыкканчы Казан шәһәренең урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1983 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Дөрия Гариф кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.  

Анна Тимофеевна Булатовага 90 яшь тулды. Ул ТАССРның Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында туа. Сугыш елларында колхозда төрле эшләрдә эшли. 1960 елда Кахахстан ССРның Актюбинск шәһәренә күчеп килә, анда тимер юллар предприятиесендә эшли. 1971 елда ветеран Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы төзелешне механикалаштыру идарәсендә җыештыручы булып эшли. Анна Тимофеевнаның кызы, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветераннарга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Котлауларга ТИҮ рәисе Елизавета Глухова да кушылды. 

Дүшәмбе, 8 ноябрь 2021, 14:27