Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Александрович Русских 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Анатолий Александрович Киров өлкәсендә туган. Урта мәктәпнең унынчы сыйныфын тәмамлый. 17 яшендә Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Эльдиро чик янында 2 нче батальонда 261 нче аерым укчылар бригадасында хезмәт итә. Соңрак 231 нче аерым төзелеш батальонында хезмәт итә, аннан старшина хәрби исеме белән демобилизацияләнә. 1953 елга кадәр хезмәт итә, чөнки сроклы хезмәткә кала. Соңгы хәрби исем - запас капитаны.

Ветеран, өенә әйләнеп кайткач, партия исәбен алу статистикы булып эшли. Ижауга кичке партия мәктәбенә укырга җибәрелә, анда өч ел белем ала. Биш ел партия профсоюз органнары бүлекләрендә эшләгәннән соң, Глазов шәһәрендә шәһәр комитеты бюросы әгъзасы була. Берничә елдан соң Казанга партия эше линиясе буенча җибәрелә. Иң соңгы эш урыны - трамвай идарәсе, шул эш урыныннан Анатолий Александрович 1986 елда пенсиягә чыккан. Юбиляр өйләнә, хатыны белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Яр Чаллыга 1971 елның маенда күченә. «Сугышчан хезмәтләре өчен», «Лаеклы хезмәте өчен» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Автозавод районы хакимияте юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлады. Котлауларга Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Солнечный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Наталья Удальцова да кушылды.

Дүшәмбе, 8 ноябрь 2021, 17:05