Мы в социальных сетях

Көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре Габдулла Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә узды.

Ярминкәләрдә төп катнашучылар - Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Сарман һәм Тукай муниципаль районнары авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре.

Ярминкә мәйданчыкларында киң ассортиментта сыер, сарык, кош ите (каз, үрдәк, тавыклар); бәрәңге, кәбестә, суган, кишер һ.б. тәкъдим ителде. 23 млн. сумнан артык суммага 400 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде.

«Төзүче» стадионының ярминкә мәйданында Сарман муниципаль районының «Мәдәният сарае» коллективлары тарафыннан концерт программасы оештырылды.

Шулай ук ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов та булды.

Шимбә, 13 ноябрь 2021, 14:19