Мы в социальных сетях

19 ноябрьдә Яр Чаллыда «Безнең көч - бердәмлектә» Эшче яшьләр форумы узачак. Быел ул «Нур» яшьләр үзәгендә үткәрелә. Чара 9:00 сәгатьтә башлана.  

Форум тәҗрибә уртаклашу һәм мөһим мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен шәһәр хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүче яшьләрне җыя.

Форумда катнашучылар өчен «Төрле буын белән хезмәттәшлек формасы. Яшь хезмәткәрләрне саклап калу» түгәрәк өстәле; «Эмоциональ яну» тренингы; коммуникацион уен оештырылачак.

Шулай ук Форум кысаларында «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының Яшьләр советы» Җирле иҗтимагый оешмасы советын сайлау максаты белән хисап-сайлау конференциясе узачак.

Катнашу өчен гаризалар 16 ноябрьгә кадәр oorm16@gmail.com электрон адресы буенча кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 57-08-70

Дүшәмбе, 15 ноябрь 2021, 14:19