Мы в социальных сетях

Кама балалар медицина үзәгендә Мәскәүдән килгән делегация балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтү тәртибенә аудит уздырды. Делегация составына түбәндәгеләр керде: медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклауны оештыручы, педиатр Татьяна Куличенко, медицина фәннәре докторы, сәламәтлек саклауны оештыручы, реаниматолог-анестезиолог Андрей Харькин, медицина фәннәре кандидаты, анестезиолог-реаниматолог Михаил Быков, балалар неврологы, сәламәтлек саклауны оештыручы Инна Щедеркина, медицина фәннәре кандидаты, педиатр Мария Лазарева, педиатр, неонатолог, сәламәтлек саклауны оештыручы Ольга Романова һәм клиник-эксперт эше буенча Россия балалар клиник хастаханәсе директоры урынбасары, сәламәтлек саклауны оештыручы Сергей Уткин. 

Экспертлар КБМҮнең структур бүлекчәләренең - балалар хастаханәсенең, балалар поликлиникасының һәм балалар медицина реабилитациясенең һәм амбулатор-хоспис ярдәменең бүлекләре эше белән таныштылар. Мәскәү делегациясен шәһәр сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Айгөл Борһанова һәм КБМҮнең баш табибы Марат Насыйбуллин озата бардылар.

Аудит югары һәм урта дәрәҗәдәге җитәкчеләр һәм оешманың структур бүлекчәләре персоналы белән әңгәмә, эш урыннарында процессларны, инфраструктураның һәм җитештерү тирәлегенең торышын күзәтү һәм документацияләргә җентекле анализ ясау методларында төзелде.

Очрашу нәтиҗәләре буенча Мәскәү коллегалары КБМҮ базасында балалар халкына медицина ярдәмен күрсәтүне үстерү буенча кыйммәтле киңәшләр бирделәр һәм киләчәктә уңышлар теләделәр. Уздырылган аудитның өстәмә нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр ителәчәк.

Сишәмбе, 16 ноябрь 2021, 16:06