Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе Финанс министрлыгы тарафыннан, балалары булган Россия Федерациясе гражданнарының торак шартларын яхшырту максатларында, «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» Федераль проекты кысаларында, «Демография» милли проекты составында «Гаилә ипотека» ташламалы ипотека кредиты программасы гамәлгә ашырыла.

Россия Федерациясе Президентының Программа шартларын яхшырту буенча күрсәтмәләрен үтәү йөзеннән, аны гамәлгә ашыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде, алар үз көченә керде һәм түбәндәгеләрне күздә тота:

- 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче яки аннан соңгы бала туган гаиләләр тарафыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр программа кысаларында ташламалы ипотека кредитлары алу мөмкинлеге;

- Программа кысаларында 2021 елның 1 апреленнән Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә шәхси торак йорт төзүгә бирелгән кредитларны алу мөмкинлеге өчен яки Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлеген сатып алу һәм анда индивидуаль торак йорт төзү, Россия Федерациясе территориясендә урнашкан җир кишәрлегендә юридик зат яисә шәхси эшмәкәрдән индивидуаль торак йорт сатып алу.

Тулырак мәгълүматләр:

https://minfin.gov.ru/ru/perfomance/GovSupport/;

https://спроси.дом.рф/instructions/semeinaya-ipoteka/.

Белешмәләр өчен контактлар:

Рожков Иван Сергеевич, 8(495) 913-11-11 (0534), Rozhkov.Ivan@minfin.gov.ru;

Абибулаев Евгений Артурович, 8 (495) 775-47-40 (52272), evgeniy.abibulaev@domrf.ru

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрь 2021, 11:28