Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ» ААҖның Тимерчелек заводының саклагыч корылмасы 2021 елда 600 һәм аннан күбрәк кеше сыйдырышлы Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасының саклагыч корылмалары арасында иң яхшысы дип табылды.

Смотр-конкурс июнь – сентябрь айларында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы җитәкчесе урынбасары – Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин боерыгы нигезендә үткәрелде.

Конкурс комиссиясе саклагыч урыннарының торышын, аларның герметиклыгын, документлар һәм яшәешне тәэмин итү җиһазларын тикшерелде. Шулай ук саклагыч корылмаларына хезмәт күрсәтү буенча штаттан тыш формалаштырылган төркемнәрнең үз функциональ бурычларын үтәүгә әзерлеге һәм җиһазланышы тикшерелде.

Пәнҗешәмбе, 18 ноябрь 2021, 11:59