Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда социаль ипотека программасы буенча 63/20 йортын тантаналы рәвештә файдалануга тапшыру булды. 490 фатирдан торган яңа бинада бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, биш һәм аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләр, табиблар, ятим балалар яшәячәк. Йорт – 10 катлы, 10 подъезддан тора.

Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Владимир Никифоров, «Домкор» төзелеш компаниясенең генераль директоры Мөнир Гайнуллов, Автозавод районы башлыгы Винер Харисов катнашты.

«Фатир алу – ул һәрвакытта да һәр гаилә тормышында үзенчәлекле чара. Без бу шатлыкны шушы матур уңайлы йортка күченүчеләр белән уртаклашырга килдек. Бүген шушы 10 катлы 10 подъездлы йортка 409 гаилә күченә. Яңа йортка күчүчеләрнең күбесе – бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, алар безгә белем бирүдә, өлкәннәрне һәм балаларны дәвалауда ярдәм итәләр. Биредә республика һәм муниципалитет линиясе буенча грантлар алган табиблар да бар. Исегезгә төшерәбез, күчеп килгән югары квалификацияле медицина хезмәткәренә 1 млн сум: ТР Хөкүмәтеннән 800 мең сум һәм шәһәр бюджетыннан 200 мең сум бирелә. Программа яшь гаиләләр өчен елына 7% белән тормышка ашырыла. Аның иницаторы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Бүген биредә шундый 47 гаилә ачкычларын алачак», - дип билгеләде Наил Мәһдиев, яңа йортка күчүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

Шәһәр мэры әлеге йортны төзегән хезмәткәрләргә аерым игътибар бирде. Алты кеше намуслы хезмәтләре өчен мэрның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Шулай ук Наил Мәһдиев 63 нче микрорайонда 1500 укучыга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзеләчәген дә хәбәр итте.

Яңа йортта 191 бер бүлмәле, 190 ике бүлмәле, 28 өч бүлмәле фатир. Алар барысы да янгын сүндерү датчиклары, су, газ, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, сантехника белән җиһазландырылган.

«Мин Яр Чаллыда 1979 елдан бирле, минем өчен ул туган шәһәрем. Мин КАМАЗ һәм шәһәр төзелгәндә төзелеш темпларын күрдем һәм бүген бу күләмнәр кимемәде дип әйтә алам, бу күбесенчә шәһәрнең энергияле җитәкчесе казанышы. Бүгенге вакыйга – уртак һәм тату эшебезнең нәтиҗәсе. Наил Гамбәр улының көчле инициаторлык сәләте белән биредә тагын бер балалар бакчасы барлыкка килер дип ышанам. Сезгә, яңа йортка күчүче хөрмәтле иптәшләр, бу йортта зур бәхетләр, тормышыгызда сөенечле вакыйгалар, уңышлар телим», - диде Мөнир Гайнуллов.

Наил Мәһдиев чакыру буенча Руслан һәм Чулпан Шәйдуллиннарның яңа фатирларында кунакта булды. Алар 8 яшьлек улларын – Азаматны һәм 3 яшьлек кызларын – Азалияне тәрбияләп үстерәләр. Балаларга бүләкләр, ә гаиләгә яңа телевизор тапшырылды.

Билгеләп үтик, социаль ипотека программасы ярдәмендә бюджет өлкәсендә, шулай ук коммерция структураларында эшләүче яшь гаиләләр, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр фатир сатып алырга мөмкин. Торак шартларын яхшырту программалары турында тулырак мәгълүматлар белән биредә таныша аласыз.

Сишәмбе, 21 декабрь 2021, 11:59