Пәнҗешәмбе, 16 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең сигез юл чатында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны теркәү буенча яңа комплекслар урнаштырылган. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев сөйләде.

Һәр юл киселешендә 3тән 5кә кадәр видеокамера урнаштырылган. Яңа комплекслар Халыклар дуслыгы – Мәскәү, Автозавод – Сөембикә, Тынычлык – Халыклар дуслыгы, Хәсән Туфан – Сөембикә, Вахитов – Сөембикә проспектлары киселешендә йөрүчеләрне күзәтәчәк.

«Камералар эшли, алар тест режимында түгел. Видеокамералар стоп-линияне, тизлек режимын, сул якка борылышны теркиләр, бу зур юл чатларында бик киң таралган. Якын арада бу өлкәдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозулар булмас дип өметләнәбез», – дип аңлатты Илья Зуев.

Камералар автомат режимда эшли, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында хәбәр автомобиль хуҗасына теркәлгән адрес буенча, шулай ук дәүләт хезмәтләренә килә.

Пәнҗешәмбе, 17 февраль 2022, 12:51