Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел башыннан бирле «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 974 кеше мөрәҗәгать иткән. Бүгенге көндә эшсезләр сыйфатында 993 кеше теркәлгән. Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,35% тәшкил итә, Татарстан буенча бу күрсәткеч – 0,49%.

Мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Быданова хәбәр иткәнчә, кадрлар үзәгендә 6145 вакансия бар. «Россиядә эш» порталында 1422 предприятие теркәлгән. Бу ел башыннан 574 кеше эшкә урнаштырылган.

«Эшсезлек буенча пособиеләргә 16 миллион 135 мең сумнан артык акча тотылган. Россия Федерациясенә каршы санкцияләр кертелүгә бәйле рәвештә мәшгульлек үзгәрешләре булган предприятиеләр, оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән мәгълүмати эш алып барыла. Бу мәсьәлә буенча мониторингны көндәлек режимда алып барабыз», - диде ул.

Дүшәмбе, 21 март 2022, 10:19