Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Март ае Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әнәс Фәйрушин җитәкчелегендәге балалар музыка мәктәпләре укытучыларының «Яран гөл» вокаль ансамбле өчен уңышлы булды: иҗади коллектив ике әһәмиятле конкурс лауреаты булды. Шуларның берсе – «Танылу – 2022» II Халыкара педагогик осталык конкурсы (Мәскәү шәһәре), анда «Иң яхшы педагоглар коллективы – 2022» номинациясендә ансамбльгә I дәрәҗә лауреат дипломы тапшырылды.  Илһам Шакиров исемендәге «Кабатланмас моң» I Республика вокаль-инструменталь конкурсында (Казан шәһәре) ансамбль I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде.

22 ел иҗат эшчәнлеге дәверендә «Яран гөл» ансамбле татар халык җырларының һәм татар композиторларының иң яхшы әсәрләреннән торган зур репертуар туплаган. Алар Николай Федоров җитәкчелегендәге "Наигрыш" инструменталь ансамбле белән “Туган як кичләре”, шулай ук “Тукай моңнары”, “Халык җәүһәрләре”, “Мәхәббәттән тора бөтен дөнья” кебек тематик концерт программалары әзерләгәннәр. 

Дүшәмбе, 21 март 2022, 13:49