Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 апрельдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйдан), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә эшчәнлеген дәвам итте.

Шәһәр халкыннан шикәр комына, онга, тозга, ярмаларга сорау зур булу сәбәпле, 10 тоннадан артык шикәр, 20 тоннадан артык он, ярма, тоз китерелгән.

Барлыгы 18 млн сумнан артык суммага 182 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән.

Ярминкәләрдә Әгерҗе, Актаныш, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Сарман, Тукай һәм башка муниципаль районнар авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкәләрдә Татпотребсоюз предприятиеләре актив катнашты.

Киләсе ярминкәләр 9 апрельдә узачак.

Шимбә, 2 апрель 2022, 18:40