Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 119 Яр Чаллы ишегалды төзекләндереләчәк. Программаның гомуми бюджеты 1 млрд 870 млн сум тәшкил итәчәк.

Наил Мәһдиев җаваплы затлардан программаны гамәлгә ашыруның барышын аерым контрольгә алырга кушты: «Шәһәр халкы мөстәкыйль рәвештә парковканың кирәклеген яки кирәкмәгәнлеген билгеләргә тиеш, чөнки алар үз территорияләренең хуҗалары булып тора. Ишегалды халкына парковка кирәк булса, билгеле бер лимит кысаларында бу эшне башкарырга кирәк. Әгәр яшәүчеләр парковка кирәкми дип санаса, агачларны да кисәргә кирәк түгел. Беркем дә теге яки бу карарны кабул итергә мәҗбүр итми».

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда старт алды. Ике ел эчендә Яр Чаллыда 219 ишегалды территориясен төзекләндерделәр. 

Дүшәмбе, 11 апрель 2022, 09:04