Мы в социальных сетях

16 апрельдә Г.Тукай исемендәге яр буенда («Төзүче» стадионы каршындагы мәйданда), Ипподром һәм «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.

Барлыгы 21 млн сумлык 262 тонна авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ипподромның ярминкә мәйданында Менделеевск муниципаль районы оештырган концерт программасы ярдәмендә бәйрәм атмосферасы хөкем сөрде.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары – Ногманов Илдар Нургалиевич та булды.

Киләсе ярминкәләр 23 апрельдә расланган ярминкә мәйданчыкларында узачак.

Шимбә, 16 апрель 2022, 13:47