Сишәмбе, 21 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы педагогика университетының Индустриаль-педагогика көллияте «Россия Федерациясенең иң яхшы көллиятләре» Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды.

Илкүләм конкурсны гамәлгә куючы – җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү һәм Бөтенроссия конкурсларын үткәрү буенча махсуслашкан бәйсез дәүләтнеке булмаган «Эксперт Медиа Групп» фәнни-тикшеренү оешмасы.

Конкурста катнашучыларны сайлап алу 2021 елның ноябреннән 2022 елның маена кадәр үткәрелде.

Конкурс лауреатларын сайлаганда түбәндәге критерийлар исәпкә алынды: Россия Федерациясенең барлык субъектларында үткәрелгән кулланучылар фикерен сораштырулар, ачык мәгълүмат чыганакларыннан мәгълүматларны, шул исәптән әйдәп баручы статистик оешмалар һәм рейтинг агентлыклары белешмәләрен, әлеге оешма турында контрагентлар фикерләрен анализлау, чит оешмалар һәм экспертларны җәлеп итеп эксперт бәяләүләре.

Тикшеренү барышында конкурсны оештыручылар белем бирү хезмәтләренең сыйфатлы күрсәтелүен, Яр Чаллы көллияте профессорлар-укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр.

Конкурс 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты – күрсәтелә торган белем бирү хезмәтләренең сыйфатын бәяләү.

Индустриаль-педагогика көллияте Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының структур бүлекчәсе булып тора. Биредә туризм өлкәсендә булачак белгечләрне, дизайнерларны, программистларны, башлангыч сыйныф, коррекция мәктәпләре, физик культура укытучыларын, тәрбиячеләрне әзерлиләр.  

Көллиятне тәмамлап, студентлар эчке сынаулар нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга керү мөмкинлегенә ия.

Сишәмбе, 17 май 2022, 15:21