Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Роза Николаевна Катаева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Роза Николаевна Мамадыш районының Лубян поселогында күп балалы гаиләдә туа. 1939 елда беренче сыйныфка укырга керә, 6 сыйныф тәмамлый.

Сугыш вакытында колхозда эшли, төрле эшләр башкара: басуда чүп үләне утый, башак җыя. Сугыштан соң клуб мөдире булып эшли. Аннан Казан шәһәренә, төзелешкә китте. Шунда гаилә кора, кызлары туа. Аннары Роза Николаевна Свердловск өлкәсенә Серов шәһәренә күчеп килә һәм санитарка булып хастаханәгә эшкә урнаша. Шул эш җиреннән лаеклы ялга чыга. Серов шәһәрендә 40 ел яшәп, 2003 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә.

Бүген ветеранны 1 оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендерә.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы хакимияте башлыгы Винер Харисов котлады. Котлауларга «Тулпар» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Зифа Подавалова да кушылды.



Җомга, 24 июнь 2022, 11:11