Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең тагын ике яшьләр сәясәте оешмасы социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча грантлар конкурсында җиңүче булды. Бүләкләү Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узды. Сертификатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков тапшырды.

«Нур» яшьләр үзәге «студентлар һәм яшьләр берләшмәләрен булдыру һәм үстерү буенча чаралар комплексы проекты белән,  "Яшүсмер" яшьләр (яшүсмерләр) клублары үзәге «Мин булдырам» яшьләр өчен мастер-класслар һәм воркшоплар сериясе проекты белән җиңү яулады. Алар 500әр мең сум акча алачак.

Шулай ук июнь аенда беренче грант конкурсында Чаллының өч учреждениесе җиңү яулады. Грантларның гомуми суммасы 7 млн сум тәшкил итте.

Дүшәмбе, 15 август 2022, 14:12