Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда домофон өчен түләү үзгәрәчәк-түләү күләме фатир күләменә бәйле булачак, ягъни исәпләү һәр квадрат метрдан исәпләнәчәк. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча Торак кодексы нигезендә түләү квадрат метрдан 63 тиен булырга тиешлеге ачыкланды. Матбугат конференциясе барышында Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр иткәнчә, чаллылылар һәр квадрат метрдан 55 тиен түләячәк. Элек КФЙда домофон өчен түләү беркетелгән булган һәм фатирдан 25 сум тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә, стандарт бер бүлмәле фатирларда яшәүчеләр 20 сум, ике бүлмәле фатирларда (фатиры 49,1 кв.м. булса), - 27 сум, өч бүлмәлеләрнеке 35 сум 60 тиен түли. Моңа домофоннан куллану һәм аны карап тоту керә.
Чәршәмбе, 14 сентябрь 2022, 15:02