Мы в социальных сетях

Татарстан суыткыч туңдыргыч җайланмалар һәм су җылыткычлары җитештерү заводлары өчен инфраструктура булдыруга ВЭБ.РФга гариза биргән. РФ Икътисадый үсеш министрлыгына моношәһәрләрдән Чаллыдан килгән беренче заявкаларның берсе. Шәһәрдә ике заводка яңгыр канализациясе, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу челтәрләре төзү соравы бар. Бу максатларга РФ ВЭБ.65 млн.сумнан артык акча бүлеп бирергә планлаштыра. Инфраструктура объектлары төзелешенең гомуми бәясе 160 млн сумнан артып китәчәк. 2025 елга кадәр инвестпроектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча предприятиеләрдә 1000нән артык яңа эш урыны барлыкка киләчәк.

«ВЭБ.РФ Күзәтчелек советы моношәһәрләр өчен яңа ярдәм чараларын раслаганнан бирле без эшмәкәрләрдән беренче заявкаларны бик көттек. Без шул ук темпта һәм шул ук нәтиҗә белән эшләүне дәвам итәбез, мөмкин кадәр күбрәк инвестпроектлар ВЭБ. РФга килеп, финанслау алсын", — дип хәбәр итте ВЭБ РФның шәһәр үсеше буенча баш идарәче партнеры Ирина Макиева.

Сишәмбе, 4 октябрь 2022, 19:16