Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр территориясендә яфраклар җыештырыла, агачлар утыртыла. Хәсән Туфан проспектында Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет хезмәткәрләре эшли. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов шәһәр халкының гомумшәһәр өмәсенә яфракларны, чүп-чарны җыештыру һәм агачлар утырту өчен урамнарга, шәһәр киңлекләренә чыгып китүен хәбәр итте: «Биредә нарат һәм миләш утыртыла. Барлык шәһәрдәшләребез автокаланы матуррак итәр өчен өмәгә чыга».

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина да мондый чараларның кирәклеген билгеләп үтте: "Без битараф булмаган барлык халыкны өмәгә чыгарга чакырабыз. Мондый чаралар балаларыбызның матур шәһәрдә үсүе өчен кирәк". Экологик айлык вакытында территорияне төзекләндерү буенча яфраклар, чүп-чар җыештырыла, агачлар һәм куаклар утыртыла һәм башка эшләр башкарыла. Барлыгы 20 меңнән артык агач утырту планлаштырыла. Бүген өмә шәһәрнең барлык проспектларында уза, мәктәпләр, балалар бакчалары, дәвалау учреждениеләре янындагы бөтен территория чистартылачак. «Горзеленхоз» директоры Азамат Вилданов: «Шәһәр территориясендә тиз тернәкләнеп китә торган агачлар, нарат, чыршы утыртыла».

Шимбә, 15 октябрь 2022, 08:55