Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Энергетик" мәдәният сараенда «Без бер агач тармаклары» Татарстан Республикасы фин-угор халыклары республика фестивале узды. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов кунакларны сәламләде һәм Чаллының дустанә мөнәсәбәтләр белән дан тотуын билгеләп үтте. "Халыклар дуслыгы-Татарстанның төп байлыгы", - диде ул.

Тантаналы чарада катнашучылар һәм кунаклар Татарстан һәм Россия төбәкләре фин-угор халыкларының иҗат коллективлары һәм башкаручылары булдылар. Фестивальнең махсус кунаклары: Удмурт дәүләт фольклор җыр һәм бию театры"Айкай", "Марий Эл" дәүләт бию ансамбле, "Мари кундем" халык уен кораллары оркестры, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, "ZAKARIA" фольклор төркеме.

Чара «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасын үтәү кысаларында узды.
Шимбә, 22 октябрь 2022, 18:25