Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген 118нче “Алмакай” балалар бакчасында шәһәркүләм “Туган  телем – чиксез хәзинә” дигән семинар-практикум үтте. Анда барлык балалар бакчаларының татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр катнашты. Тәҗрибә уртаклашырга җыелган тәрбиячеләребез үзләренә күп файдалы мәгълүмат алдылар.

Семинарда “Туган телдә сөйләшәбез” һәм бик күп методик әсбаплар авторы, доцент Зарипова Зифа Мирхәтовна бай эчтәлекле чыгышында иң кирәкле киңәш, тәкъдимнәрен әйтте, тәрбиячеләрнең сорауларына  тулы җаваплар бирде.

Бакча мөдире Юзекаева Зөлфия Рәхимҗановна семинарда катнашучыларга уңышлар теләп, бүгенге чараларның эшләрендә һәрвакыт ярдәм булачагын әйтте.

Өлкән тәрбияче Давлетшина Гөлназ Рамилевна көн тәртибе белән таныштырып, катнашучыларга семинарның планын тәкъдим итте. Мухаметова Алия Фаритовна тәрбиячеләрне алда торган бурычлар белән таныштырды.

Ахметьянова Ләйсән Альфисовна һәм Алия Рөстәмовна җитәкчелегендә 9 төркем балалары “Аулак өй” дигән кичә оештырдылар. Зәвык белән киенгән малайлар, кызлар халкыбызның фольклор җәүһәрләрен күрсәттеләр. Хисамова Алия Хазиповна 2нче кечкенәләр төркеме балалары белән әкият иленә кунакка алып барды.

Мингалимова  Гөлнур Миннегуловна балалар белән  күңелле КВН үткәрде. Мәкаль, табышмак, шигырьләр белән беррәттән кызыклы уеннар да ярышны җанландырды. Никитина Гөлфәния Тәлгатовна, Хафизова Ландыш Разяповна  балалар, әти – әниләр белән берлектә үткәрелгән  “Татарстанда  яшәүче халыкларның гореф – гадәтләре” дигән проект эшчәнлеге һәм аның матур нәтиҗәләре турында  тәҗрибә уртаклаштылар. Эш эзлеклелеген күрсәткән бай күргәзмә, презентация проект барышын тулысынча күзалларга мөмкинлек бирде.

Балалар бакчасының республика күләмендә үткәрелгән грандта җиңүе дә -тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Хуҗина Асия Тәлгатовна, Лазарева Эльмира Рахимулловна бик кызыклы мастер класс күрсәттеләр. Мультфильм төзү  серләренә төшендерделәр. Катнашучы тәрбиячеләр үзләре әкият уйлап, геройларын
ясап, әвәләп, фон ясап, геройларның тавышларын җанландыру буенча эш алып бардылар. Асия Тәлгатовна режиссер булды. Ә соңыннан Эльмира Рахимулловна  әзер  мультфильмны күрсәтте.
118 нче балалар бакчасы һәм башка балалар бакчалары тәрбиячеләренең дә  күп файдалы мәгълүматны туплаган  дидактик уеннар күргәзмәләре дә оештырылган иде. Катнашучы тәрбиячеләр эшлекле,  файдалы, бай эчтәлекле семинар – практикум оештыручыларга һәм чараларны үткәрүче 118 нче “ Алмакай” балалар бакчасы коллективына зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чәршәмбе, 26 октябрь 2022, 10:41