Агымдагы елда 119 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 1,5 млрд сумлык 471,7 мең квадрат метр юл һәм тротуар ремонтланган, 185 млн сумлык тышкы яктырту челтәре тулысынча алмаштырылган, шундый ук суммага балалар, спорт һәм урам җиһазлары монтажланган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшел үсентеләр максималь рәвештә саклана, агачларны кисү, саклау һәм яшел үсентеләрне торгызу комиссиясе белән килештерелгәннән соң башкарыла. Киселгән яки зыян күргәне урынына икенче яшеллек утыртыла, бер агач урынына өч агач барлыкка килә. Соңгы өч елда шәһәр территориясендә 7 371 агач һәм куак утыртылган. Агачлар шулай ук Чулман һәм Яр Чаллы проспектлары, Академик Королев, Шамил Усманов һәм Иске Сарман урамнары буенда утыртылган.
Ишегалды территорияләрен яшелләндерү эшләре идарәче компанияләрне җәлеп итеп алып барыла. "Тзекләндерелгән ишегалларына икенче сулыш өрү" проекты кысаларында «Автомобиль юллары предприятиесе» МУП көче белән 32/05 һәм 50/01 йортлар ишегалларында ике трансформатор подстанциясе дивары рәсем белән бизәлгән. Инициатива резидентларда тулы хуплау тапты. Проект масштабын яшьләрне ишегалларында хуҗалыкка җәлеп итү, агачлар утырту, чәчәк түтәлләрен бизәү һәм мастер-класслар оештыру юлы белән киңәйтү планлаштырыла.
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң район администрацияләре вәкилләре, йортлар буенча өлкәннәр, территориаль иҗтимагый үзидарә органнары рәисләре һәм актив яшәүчеләр белән берлектә Ишегалды бәйрәмнәре үткәрделәр, аларда шәһәр халкы яхшы һәм оператив эш өчен подрядчы оешмаларга рәхмәт белдерде, концерт номерлары һәм тәмле ризыклар әзерләде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 29 ноябрь 2022, 09:40