Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре авыручылар саны буенча республика күрсәткечләреннән  югары бара. Автокалада лабораториядә расланган яңа короновирус инфекциясенең  27 711 очрагы теркәлгән. Шулай ук, грипп һәм кискен йогышлы авырулар белән авыручылар саны ике тапкыр арткан.

Әгәр без шәхси саклану чараларын гына куллансак, вәзгыятьне үзгәртә алачакбыз. Элемтәләрне киметсәк, шәхси саклану тәлапләрен билгеле бер дәрәҗәдә үтәсәк кенә ярдәм итәчәк. Безнең бурыч

үзебезне, хезмәткәрләрне чирдән саклау. Моның өчен кешеләр белән эшләүче предприятие һәм оешмаларга битлек режимын кертергә кирәк”, – дип билгеләп үтте аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәрдә санитар- эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 15 декабрьдән кайбер чикләүләр кертелде.

Сәламәтлек саклау учрежденияләренә битлексез керү тыела. Тәүлек буе балалар һәм өлкәннәр булган учрежденияләрдә битлек режимы кертелде һәм авыруларга керергә ярамый. Авыр хәлдәге кешеләрне караучылар гына якыннары янында була ала.

Термометрия, биналарны җилләтү, махсус чаралар кулланып дезинфекция үткәрү турында искә төшерәм", – дип ассызыклады Илгизәр Бариев.

Дүшәмбе, 26 декабрь 2022, 08:55