Якшәмбе, 12 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр хакиме билгеләп үткәнчә, өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң 3 ай эчендә Чаллы 128 млн 665 мең сумлык ярдәм күрсәткән.

“Без балалар бакчасына бушлай йөрү, мәктәпләрдә кайнар ризык белән бушлай туклану,җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, мәктәп яны һәм шәһәр лагерьларына бару, түгәрәкләргә һәм мәдәни чараларга бушка баруны үз өстебезгә алдык. Моннан тыш, мобилизацияләнгән гаиләләр җир һәм милек салымыннан азат ителде. Шулай ук, мобилизацияләнгән гаиләдә яңа туган балага 100 мең сум түләү турында карар кабул иттек”,– дип әйтте Наил Мәһдиев.

Наил Мәһдиев территориаль иҗтимагый үзидарәләренә мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. “Мобилизацияләнгән гаиләләргә җитди ярдәмне шәһәрнең эре предприятияләре, кече һәм урта бизнес күрсәтә. Моңа бер тапкыр һәм ай саен бирелә торган мадти ярдәм, киемнәр һәм башкалар керә”, – дип билгеләп үтте ул.

Махсус хәрби операция беркөнне тәмамланырга тиеш, Чаллыга безнең ир-атлар кайтачак һәм аларга тернәкләндерү һәм адаптация программалары кирәк булачак дип ассызлыклады хаким.

Бүгенге көндә реабилитация мәсьәләсе белән “КАМАЗ” җитди шөгыльләнә. Шифаханә комплексы базасында махсус кабинетлар әзерләү, хезмәткәрләрне яңадан укыту бара. Бу эшне киңәйтергә һәм дәвам итәргә кирәк.

Дүшәмбе, 26 декабрь 2022, 11:32