Чәршәмбе, 22 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Фәрид Салахов искәртеп узды, торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар (җылылык, су, электр һәм газ белән тәэмин итү) ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан билгеләнә.

Тарифларны индексацияләү 2022 елның декабрендә уздырылды, киләсе индексация 2024 елда булачак, ягъни тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак.

“Чаллыда коммуналь хезмәтләргә тарифлар иң түбәннәрдән санала, - дип билгеләп үтте Фәрид Салахов. —  Әйтик, су белән тәэмин итү, юынтык суларны чыгаруга  тариф башка шәһәрләр белән чагыштырганда иң түбәннәрдән санала”.

Түбән Кама, Казан, Әлмәт, Алабуга, Бөгелмә, Зәй кебек шәһәрләр белән чагыштырганда Яр Чаллыда җылылык энергиясенә тариф түбән дәрәҗәдә. Әйтик, Казанда җылылык энергиясенең 1 гигакалориясе - 2 136,6 сум, Түбән Камада – 2 158 сум. Чаллыда  - 2 093,26 сум. 

Башкарма комитет җитәкчесе гражданнар өчен барлык ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары саклануын искәртте. 2022 елда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча субсидияләрне 87 меңнән артык кеше алган, гомуми суммасы 712 млн сум тәшкил иткән. Әйтик, бер ай эчендә (декабрь) 81 млн сум.

Торак-коммуналь хуҗалыгы өчен исәпләүләр буенча сораулар булса, иң беренче идарә итү компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, кайнар элемтә телефоннары да эшли. 
Яр Чаллы районара торак инспекциясе: 71-38-42
ТР тарифлар буенча Дәүләт комитеты: 8 (843) 236-36-36
Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсенең икътисади анализ һәм прогноз бүлеге: 30-55-29, 30-59-59



Сишәмбе, 10 гыйнвар 2023, 15:43