Мы в социальных сетях

11 февральдә традиция буенча “Татарстан чаңгы юллары” ярышларына старт бирелә. Монда 10 меңгә якын спортчылар катнашыр дип көтелә. Быел иң массакүләм чаңгы ярышы яр буе паркында, ял паркында, шулай ук мәктәпләрдә, урта махсус уку йортларында һәм югары уку йортларында узачак.

18 февральдә “Кама чаңгы марафоны” узачак. Бу дәрәҗәдәге ярышлар, анда, нигездә, тәҗрибәле спортчылар катнаша. Приз фонды 900 мең сум тәшкил итәчәк.

23-25 февраль көннәрендә Яр Чаллыда “Снежная тропа” халыкара ралли-рейды узачак.

Ярышларга старт “НАИКОМ АРЕНА” стадионында биреләчәк. Анда дөньяның 10 иленнән спортчылар катнашыр дип көтелә.

25-26 февральдә Чаллыда Татарстан Республикасының халык артисты Салават Кубогына кышкы трек узышлары буенча хәйрия ярышлары узачак. Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышларында илнең иң көчле пилотларын да кертеп, 40 экипаж катнашачак. Барлык җыелган акчалар хәйрия максатларына тотылачак.

Пәнҗешәмбе, 2 февраль 2023, 14:58