Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыдан өч йөк машинасы (42 тонна) илнең Кораллы Көчләренә җибәрелде. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкне туплауда ярдәм иткән барлык чаллылыларга рәхмәт әйтте: “Армиягә ярдәм итү күркәм традициягә әйләнде. Барлык шәһәр җәмгыяте ярдәм итә. Әйтик, кичә генә Лисичанск халкына ярдәм җибәрдек. Бүген алгы сафта хезмәт итүче сугышчыларга, Татарстан полкларына ярдәм җибәрәбез. Монда 42 тонна йөк. Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң без 500 тоннадан артык шефлык һәм гуманитар ярдәм җибәрдек. Бу безнең җиңүгә уртак өлешебез”.

Яр Чаллы шәһәре йөкне, шул исәптән «РБР16» һәм «Камавтодор»компанияләре хисабына формалаштырды. Йөк составына түбәндәгеләр керде: итекләр, буржуйклар, жгут һәм бинт рәвешендәге медикаментлар, туклану продуктлары (консервалар, ярмалар, су, чәй, кофе һ.б.), махсус киемнәр, термослар, аяк киеме өчен электр киптергечләр, итекләр, буржуйкалар (шәхси эшмәкәр Борис Барановтан). "Промэксперт" компаниясе медикаментлар белән тәэмин итте.


Якшәмбе, 26 февраль 2023, 14:08